Бүген «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә Сарман муниципаль районы мәктәпләре директорларының күчмә киңәшмәсе узды

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә Сарман муниципаль районы мәктәпләре директорларының күчмә киңәшмәсе узды. Анда районның барлык директорлары, Сарман МР Башкарма комитеты җитәкчесе Г.Т.Исмәгыйлева һәм методистлар катнашты.

Киңәшмә барышында физика һәм химия  укытучысы «Үсеш ноктасы» программасы буенча "Мәгариф"милли проекты кысаларында алынган җиһазларны куллану буенча мастер-класс күрсәтте. Мәктәп укучыларының эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәне карадылар. Шулай ук театр түгәрәге укучылары Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» пьесасын сәхнәләштерделәр.

Соңыннан «Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Шигапов И.З. эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул укучыларга хезмәт, патриотик тәрбия бирү кирәклеге турында сөйләде.  Киңәшмәдә катнашучылар мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International