Гомуми ата-аналар җыелышы

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген безнең мәктәптә «Гаилә елы» тәмамлануга багышланган ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш башында 2 нче А сыйныф укучылары, (сыйныф җитәкчесе Л. К. Мияссарова),аннан 7 сыйныф укучылары (хор җитәкчесе Ихсанова Р. Р.) чыгыш ясадылар. 
Ата-аналар җыелышының төп өлешендә мәктәп директоры Энҗе Илсур кызы Вәлиева мәктәпнең быелгы эше һәм киләсе елга планнары турында сөйләде, иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук безнең югары сыйныф укучылары - Шәйхетдинова Әминә, Костылев Денис, Гәрәев Нияз чыгышлары белән барысын да сөендерделәр.Биология укытучысы Бариева-Сәетгәрәева Гүзәл Фирдәвес кызы кызлары Әминә һәм Аиша белән «Балачак» җырын башкардылар. Аларның ихласлыгы һәм артистлыгы тамашачыларның күңелен нечкәртте. 
Җыелышта мәктәп психологы үткәргән тренингка аерым игътибар бирелде. Иркен һәм дустанә атмосферада ата-аналар балалар белән хезмәттәшлек итү буенча файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар, гаилә мөнәсәбәтләренең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен гамәли кораллар алдылар. Бу җыелыш гаилә белән мәктәп арасында тыгыз хезмәттәшлекнең мөһимлеген раслады. Барлык катнашучыларга активлыклары, балаларыбыз иминлеге өчен бергә эшләргә теләүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Бу ел - безнең барыбыз өчен дә истәлекле һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай ел булуы белән хәтердә калырлык ел булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International