2024 нче елның 17 нче декабрендә «Җәлил гимназиясе» ндә Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхәй улы янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик визит үткәрде. Чара кысаларында укучылар белән янгынга каршы инструктажлар һәм янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән әңгәмәләр үткәрелде. Әлеге чара кысаларында гимназиядә автоматик янгын сигнализациясе системасының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү чараларының карап торышы тикшерелде. Моннан тыш, 10-11 нче сыйныф укучылары алдында һөнәри юнәлеш бирү әңгәмәсе белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново янгын-коткару академиясе курсанты Мәүлиев А.А. чыгыш ясады. Ул балаларны югары уку йортында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән таныштырды.