"Женщина года,мужчина года: женский взгляд" республика конкурсының зона этабы

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

18 нче декабрь көнне Баулыда "Ел хатын-кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы булып узды. Сарман районыннан хатын-кыз-лидер номинациясендә "Җәлил гимназиясе" директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы чыгыш ясады. Коллективка җаваплы һәм игътибарлы җитәкче, искиткеч укытучы, яратучан һәм кайгыртучан әни - Гөлнара Назыйф кызы нәкъ шундый булып танылды. Лидер - ул юлны белгән, аның буенча барган һәм юлны күрсәткән кеше.
Булатова Г.Н. "Җәлил гимназиясе"нең бөтен педагогик коллективын үз артыннан ияртә, төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген үрнәк итеп күрсәтә. Гөлнара Назыйф кызының чыгышы профессиональ, якты һәм истә калырлык булды. Ул хатын-кыз лидерның профессиональ сыйфатларын гына түгел, шәхси сыйфатларын да күрсәтә алды. Уңышлы чыгыш белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International