Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның гаилә тарихы, нәсел шәҗәрәсе, Гаилә традицияләре турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм таныштыру максатында Гаилә елына багышланган чара — «Минем гаиләмнең шәҗәрә агачы» иҗади проектларын яклау үткәрелде.
Укучылар бу чарада актив катнаштылар, ата-аналар белән бергәләп үз гаиләләренең шәҗәрә агачын әзерләделәр. Балалар үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдир иттеләр, гаиләләре, яраткан уртак мавыгулары турында сөйләделәр һәм башка балаларның шәҗәрәләрен кызыксынып карадылар. Үзләренең шәҗәрә агачын белү балаларга үз гаиләләренең барлыкка килү тарихын, үз шәҗәрәләрен белергә ярдәм итәчәк, балаларда гаилә һәм гаилә традицияләре турында күзаллау формалаштырачак.
Һәр бала өчен гаилә-ул кайгырту, мәхәббәт, уңайлылык һәм бәхет урыны!