Рубежное шәһәренә Петровский Завод авылыннан 20 тонна эчәргә яраклы су җибәргәннәр

2024 елның 20 декабре, җомга

Украинадагы махсус операция зонасына даими рәвештә Сарман районыннан гуманитар йөк җибәрелә. Петровский Завод авылыннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә эчәр су җибәрү оештырыла. Бүген чираттагы партияне Рубежноега җибәрү оештырылды. Җибәрелә торган эчәргә яраклы су күләме билгеләнгән – 20 тонна. Ул югарыда аталган шәһәрләрдә яшәүчеләргә исәпләнгән. Җибәрү 2022 елдан алып барыла. Бу эштә эшмәкәр Константин Брусованский хәленнән килгәнчә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International