"Беренче хәрәкәт"нең җирле бүлеге җитәкчесе Эльвира Ануровна Калимуллина "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә булды.
Ул тантаналы рәвештә "Беренче марафон" командасы катнашучыларына лаеклы бүләкләр тапшырды. Шулай ук "100 иң яхшы идея" конкурсының финалисты һәм ярымфиналисты - Мәрданшина Алия һәм Раджапова Аделин бүләкләренә лаек булдылар. Балалар остазны "Беренче хәрәкәт" һәм "Россия бөркетләре" флешмоблары белән җылы каршы алдылар.