Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы узды

2024 елның 21 декабре, шимбә

«Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында физика укытучыларының муниципаль методик берләшмәсе утырышы узды.

Утырыш барышында физика, химия һәм биология укытучысы Загирова Ф.Ф. 7 нче сыйныфта "Тере табигатьтә ышкылу" темасына ачык интеграцияле дәрес күрсәтте. Укытучылар өчен укучылар белән берлектә «Мәгариф» милли проекты кысаларында "Үсеш ноктасы"программасы буенча алынган җиһазларны куллану буенча мастер-класс үткәрелде.

 Физика укытучылары – Гыйльманов Р.Р. һәм Әхмәтшин А.Ф. эш тәҗрибәсеннән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International