Бүген Сарманда үзәк чыршы ачылды.
Бәйрәм кунакларын беренче эш итеп Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук 2024 һәм 2025 еллар символлары — Аждаһа һәм Елан котлады. Районның сәнгать эшлеклеләре зур булмаган концерт программасы күрсәттеләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, җыелганнарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, юбилярларны, свода сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашучыларны, алдынгы оешма җитәкчеләрен, иң яхшы бизәлгән ишегаллары хуҗаларын һәм районда аеруча зур уңышларга ирешкән башка шәхесләрне бүләкләде.