«Ел тәрбиячесе»

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

   

        23 декабрьдә «Ләйсән» балалар бакчасында 2024 – 2025 уку елының Россиякүләм «Ел тәрбиячесе» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабының  йомгаклау чарасы узды. Муниципаль этапта  9 тәрбияче катнашты. Конкурсантлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыль күрсәттеләр. Конкурс «Ел тәрбиячесе» һәм  «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе» номинациясендә узды.

«Ел тәрбиячесе» номинациясенең  призерлары булып  «Кызыл калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Муллагалиева И.И., «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Ильясова Р.К. танылды.  

«Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе» номинациясендә  «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова А.М. призер булды.

«Ел тәрбиячесе» һөнәри бәйгесендә җиңүчесе булып «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Талибуллина Д.Х. билгеләнде.  «Аленушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Шарифуллина Р.Р. «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче төркем тәрбиячесе» номинациясе җиңүчесе булды. Бәйгедә катнашкан барлык тәрбиячеләрне котлыйбыз! Зона этабында катнашучыларга зурдан-зур уңышлар теләп калабыз!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International