Бүген район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды.
Чара мобилизацияләнгән гражданнарның балалары, махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы гражданнарның балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылды.
Балалар тамашаны рәхәтләнеп карадылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, татлы бүләкләр алдылар, зур әйлән-бәйлән «урманда чыршы туды»җырын җырладылар. Чара биюләр һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.
Мәдәният йортының тамаша залында урта һәм өлкән звено укучылары өчен Әлмәт шәһәренең "OPIUM PROJECT" төркеме чыгыш ясады.