"Җәлил гимназиясе" ндә Яңа ел алды күргәзмәләре традициягә әверелде. Бу ел да искәрмә булмады. Гаилә елы кысаларында безнең мәктәптә «Күңелле кар бабайлары парады» иң яхшы гаилә эшләнмәләренә конкурс оештырылды. Күргәзмәдә катнашкан гаиләләргә рәхмәт белдерәбез. Иҗатыгыз, ярдәмчеллегегез һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә.