МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә укучыларның барысы да Сарман муниципаль районы башлыгыннан бүләкләр алды. Күркәм гадәт буенча, бәйрәм алдыннан Фәрит Мөнәвир улы балаларны татлы бүләкләре белән беренче ел гына сөендерми. Укучылар бик канәгать һәм Фәрит Мөнәвир улына Яңа ел бүләкләре өчен рәхмәт әйтәләр.