Гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

18 нче декабрь көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышны мәктәбебез директоры Шайхеразиева Л.Н. ачып җибәрде, ул көн тәртибенә куелган максатлар белән таныштырды. Беренче көн тәртибе буенча  сүз  кунакларга бирелде. Сарман муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гильмутдинова Лилия Мирзагитовнага бирелде. Ул балаларны яклау һәм саклау турында сөйләде. Сарман районының балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларны яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Калимуллина Резеда Камиловна чыгышында әти-әниләрнең бурычлары һәм аны үтәү турында таныштырды. Закон каршындагы җавапсыз әти-әниләргә каралган чараларны  аңлатты. Сарман районы “Шәфкать” халыкка социал хезмәт күрсәтү үзәгенең балаларны һәи гаиләләрне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафикова Гүзәл Раифовна бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Сарысаз-Тәкермән авылы фелдшеры Мухаметшина Г.З. электрон сигаретларның балаларга зыяны һәм аларга кулланырга ярамаганлыкны аңлатып үтте. Хуҗина М.Р. чыгышында гаилә тәрбиясендәге хаталар турында сөйләде. Хафизова И.Б. социаль челтәрләр белән сак эш итүне искәртеп үтте. Соңыннан җыелышлар сыйныфларда дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Җыелыш бик эчтәлекле формада үтте. Икенче чиректә укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга уку-укытуларында зурдан-зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International