Махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

2024 елның 23 декабрендә "Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә"  махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.

   Ленар сүзен махсус хәрби операция башлану тарихыннан башлады, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук сүз армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанны ярату, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында барды. Кунагыбыз үзе теләп  махсус хәрби операциядгә киткән.

    Балалар зур кызыксыну белән аны тыңладылар, җитди сораулар бирделәр. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы күтәрелде. Укучыларның, якташларының җылы сүзләре язылган хатлары, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрбинең күңелен җылыта, сугышчан рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш.

   Очрашу барлык балалар өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды, бигрәк тә 4 һәм 5 сыйныф укучылары өчен, чөнки аларның сыйныфташлары Зәринә,  Рамазан безнең махсус хәрби операциядә  катнашучының балалары. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International