Очрашу барышында Ситдикова А.Р. укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә үзеңне ничек тотарга кирәклеге, автомобильнең югары куркыныч чыганагы булуы һәм кышкы чорда автотранспорт чараларының тормоз юлы берничә тапкыр артуы турында сөйләде. Юлда аварияләрне булдырмау һәм үз гомерләрен куркынычсыз итү өчен барлык җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану мөһимлеген төшендерде.
Укучыларга машина юллары янәшәсендә, шул исәптән ишегалларында урнашкан чаналарда, бозлыкларда һәм «ватрушкаларда» шууның куркынычы турында кисәтте.