Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпнең эчке контроль планы буенча 9 класста татар теленнән “Стилистика. Сөйләм стильләре” темасы буенча ачык дәрес үтте. Дәрес укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен комплекслы кулланырга өйрәтү максатын күздә тотып үткәрелде. Чыгарылыш класс укучылары һәр төр стильнең үзенчәлеге, функциясе, кулланылу сферасы турында мәгълүмат алдылар. Алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәнделәр.