МБББУ «ләкә төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Сарман муниципаль районы башлыгы Чыршысында катнаштылар

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

24 декабрьдә район мәдәният йортында мобилизацияләнгән гражданнар балалары, махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы гражданнар балалары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сарман муниципаль районы Башлыгы Чыршы бәйрәме узды. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Тимур һәм Екатерина да бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар, тамашаны карадылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International