Сарман урта мәктәбендә "Тепло СВОим" акциясе.

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Россия бөркетләре-Сарман урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Сабирова Ч.Р. "Тепло СВОим" акциясенә кушылдылар. Өмет һәм шатлык тулы бу яшь йөрәкләр якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан котлау открыткалары яздылар.  Бу открыткалар хыял җимеше генә түгел, бәлки аларны алучыларның йөрәкләрен җылытачак кечкенә утлар да булды.  Шулай итеп, саф ниятләр һәм зур өметләр белән Бөркетләр җылысын һәм шатлыгын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International