Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә "Хуш киләсең, яңа ел"! исемле бәйрәм иртәсе үтте. Чарада Әти - әниләр һәм бакча коллективы катнашты.Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр! Мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләрнең барысына да Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллиннан татлы бүләкләр тапшырды.. Әти-әниләр һәм Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы исеменнән Фәрит Мөнәвир улына бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз.