Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм. Сез үзегез өчен авыр, әмма игелекле эшне сайладыгыз - беренче булып бәлагә эләккән кешеләргә ярдәмгә килү. Куркынычны җиңеп, үзегезне куркыныч астына куеп, сез иң кадерлесен - кеше гомерләрен саклап каласыз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә профессиональлеге һәм иң катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлын таба белүләре өчен рәхмәт, тармак ветераннарына яшь буын коткаручыларга биргән тәҗрибәләре һәм осталыклары өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек,тынычлык һәм игелек телим.