«Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары тауда күңелле һәм кызыклы вакыт үткәрделәр. Җылы кыш көне һәм яхшы кәеф, шул гына кирәк иде балаларга. Укучылар таудан көлешә-көлешә, кар атып төштеләр, бу исә һәркемгә гаҗәеп рәхәтлек һәм шатлык китерә иде. Мондый актив ял барыбыз өчен дә озакка истә калачак. Алсу битле, арыган, ләкин бик канәгать булып, өйгә кайтып киттеләр.