Дусым авылында яшәүче Әхмәдишина Флүрә Ганиевна бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хезмәт ветеранын юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Илфат Заһит улы Хәбибуллин, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина, Сарман районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мирзаһит кызы Гыйльметдинова, шулай ук туганнары һәм якыннары кушылды.
Сезгә, Флүрә апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларыгызның һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын телибез.