Кышкы каникуллар - гаҗәеп шатлык. Кыш җитү белән күңелдә аерым хисләр һәм елның бу вакытын күңелле һәм шатлыклы итеп уздыру теләге туа. "Каникулларыңны файдалы итеп уздыр!"- "Җәлил гимназиясе" укучыларының каникуллары шундый девиз астында уза. Тимераякта шуу - чын ләззәт ул! Тәҗрибә булмаса да, мондый вакыт үткәрүдән бик күп ләззәт алырга мөмкин. Моннан тыш, мондый походлар балаларны якынайта һәм, әлбәттә, сәламәтлекләрен ныгыта, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә. 4 нче январь көнне "Җәлил гимназиясе"нең 6 нчы һәм 8 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә шугалакта бик яхшы вакыт үткәрделәр.