Ватанны саклаучылар көненә багышланган "МХО сакчысын котла" патриотик акциясе

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "МХО сакчысын котла" исемле патриотик акциясендә актив катнашалар

Акция кысаларында безнең мәктәп укучылары Махсус Хәрби Операция зонасында катнашучы солдатларга ярдәм һәм рәхмәт белдерергә булдылар. Һәр укучы үз исеменнән ихлас күңелдән чыккан сүзләрен яздылар.

Акция тәмамлангач, хатлар хәрби хезмәткәрләргә тапшыру өчен хәрби частьләр урнашкан урыннарга китәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International