29 нчы гыйнвар көнне Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Барлык укучылар да үз эшләрен бик җаваплы башкардылар, комиссия сорауларына ышаныч белән җавап бирделәр. Кызыл китап, хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр турында бик күп проект эшләре булды. Алар безнең төбәкнең табигатен саклау, чүп-чарны җыю һәм сортларга аеру буенча мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр. Хәзерге вакытта актуаль тема – Махсус Хәрби Операция. Балалар Махсус Хәрби Операцияда катнашучы туганнары турында сөйләделәр. Күп кенә укучылар әти-әниләре белән бергә безнең солдатларга ярдәм итәргә тырышалар. Барлык укучыларны да уңышлы яклаган проект эшләре белән котлыйбыз, киләчәктә кызыклы яңа темалар көтеп калабыз!