27 нче гыйнвар - Ленинград шәһәренең азат ителгән көне. Бу көннән соң 81 ел вакыт үтсә дә, ул елларның саннары һич онытылмый.
632 253 кеше, 150 000 снаряд, 3000 бина, 872 көн һәм 125 грамм икмәк... Әйе, 125 грамм ипи. Көнлек норма. Ленинград блокадасы турында сөйләгәндә, укучыларның иң беренче соравы да нәкъ шушы турыда була. Укучыларыбыз, үзләре үлчәп 125 г икмәк алып килделәр. Үз кулларында тотып, шуның белән яшәү өчен көрәшкән кешләрне, балаларны күз алдына китерделәр. Сөйләшер сүзләр дә бетеп торган кебек булды бер мәлгә. Мондый кайгылар беркайчан да кабатланмасын иде, илләр имин, дөньялар тыныч булсын иде.