МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының ММО утырышы узды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Г. Р. 5 нче сыйныфта «Пунктуационное оформление сложных предложений, состоящих из частей, связанных бессоюзной связью и союзами и, но, а, однако, зато, да» дигән темага рус теле дәресе үткәрде. Дәрестән соң ММО да катнашучылар өч мастер-класста катнаштылар: " Во что играли дети в военное время?", "Тепло СВОими руками" акциясе кысаларында милли орнаментлы аксессуарлар, "Блокадная ласточка" - контур буенча нокталы бизәкләр ясадылар.
Шулай ук кунаклар өчен мәктәп музеенда сыйныфтан тыш әдәби-музыкаль чара әзерләнде: “И помнит мир спасенный...”. Кунакларыбызга үткәрелгән чаралар бик ошады.