30 нчы гыйнвар көнне "Җәлил гимназиясе"ндә тарих укытучысы Фәрхетдинова Д.Ф. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә һәм Кызыл армиянең «Аушвиц» үлем лагерен азат итүенә багышланган класс сәгате үткәрде. Ул Холокост турында немец солдатларының миллионлаган кешене коточкыч, фаҗигале рәвештә кырып бетерүе турында сөйләде. Ахырда укучылар документаль фильм карадылар, бу коточкыч фаҗигадә исән калган шаһитларның истәлекләре белән таныштылар, бөтен дөнья буйлап урнаштырылган Холокост һәйкәлләре турында белделәр. Холокост - кешелексезлек, кешеләргә карата нәфрәт чагылышы. Без бу фаҗига турында һәрвакыт истә тотачакбыз һәм аның кабатлануына юл куймаска тырышачакбыз. Чарада катнашучыларның берсе дә күргәннәренә һәм ишеткәннәренә битараф калмады.