МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Махсус хәрби операциядәге солдатларны котла" акциясе узды

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

    МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Махсус хәрби операциядәге солдатларны котла" акциясе узды. Открыткаларны без хәзерге вакытта МХО зонасында үз бурычларын үтәүче сугышчыларыбызга әзерләдек. Котлауларында балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга авыр хәрби хезмәтләре, Ватаныбызны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук җылы котлауларда укучылар тынычлык, сәламәтлек һәм тизрәк җиңү белән өйгә кайту теләкләре яздылар. Безнең открыткалар  якын арада махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.  23 февральдә безнең геройлар, һичшиксез, открыткаларны алырлар һәм безнең открыткалар аларга көч, ышаныч һәм тизрәк өйгә кайтуга өмет бирәчәк дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International