Юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен кисәтү

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнварда “Җәлил 2 нче урта мәктәбе” МБББУ укучылары өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен кисәтү кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе белән очрашу оештырылды. Самойлов Николай Дмитриевич 2024 ел нәтиҗәләре турында сөйләде, укучыларны куркынычсызлык каешларын эләктерергә, шулай ук әти - әниләрен бу турыда кисәтергә чакырды. 2024 елгы мәгълүматларны китереп, Николай Дмитриевич балалар урамны җәяү чыкканда игътибарлы булырга, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар турында онытмаска, таудан бары тик тиешле урыннарда гына шуарга, тау шуганда машина юлына чыкмаска дип кисәтте. Укучылар кайгылы нәтиҗәләргә китерә торган берничә видеоролик карады. Очрашу азагында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм шулай ук "Юлда яхшы күренерлек бул!" дигән белешмәне бүләк итеп алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International