"Җәлил гимназиясе" ндә Кино дәресләре дәвам итә. 31 нче январь көнне тәрбия буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р. 10-11 нче сыйныф укучыларына «Югалган полотно», «Канатлы ат шәһәре» дигән кыска метражлы фильмнар карау оештырды. Бу чара балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады. Фикер алышуларның ахыргы фикере итеп балалар «Үзеңнең иң яхшы версиясе бул» дигән гыйбарәне сайладылар һәм тормыш буенча бу девизга иярергә булдылар.