Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү кысаларында, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Сталинград сугышы-Бөек Ватан сугышының иң мөһим моменты” темасына класс сәгате үтте. 2 февраль көнне Рссиянең Хәрби Дан көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата 1943 елда Сталинград астында немец фашистларын тар-мар итүгә багышланган. Сталинград сугышы Дон елгасы ярларыннан башлана. Анда 2 миллионнан артык сугышчы катнаша, шуларның миллионга якыны үлә. Әлеге көрәш җимерелгән Сталинград урамнарында сугышларның иң канлысы дип билгеләнә, совет солдатлары зур героизм күрсәтеп, немецларның көрәш дәртен сүндерәләр. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана.Гитлер группировкасы әсирлеккә төшә. СССР сугышчыларының җиңүе икенче Бөтендөнья сугышының мөһим борылышы була.