Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә 1 сыйныф укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген “М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  1 сыйныф укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Кечкенә дусларыбыз Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар. Бу аларның беренче җиңүләре иде.
Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә һ.б.төрле һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп шигырьләр сөйләделәр. Без балаларны котлыйбыз һәм аларга яхшы укулар, иҗади уңышлар, яңа казанышлар һәм якты җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International