“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча уен технологияләре һәм алымнары” дип аталган региональ семинар-практикум.

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

 30 нчы гыйнварда Җәлил бистәсенең 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү буенча уен технологияләре һәм алымнары” дигән региональ семинар-практикумы узды. Семинар педагогика фәннәре кандидаты, доцент, “Татарча сөйләшәбез”, “Туган телдә сөйләшәбез”,  «Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү»  программалары авторы Зарипова З.М. катнашында үтте.  Чарада Азнакай, Мөслим, Сарман, Яңа Чишмә районнары, Яр Чаллы шәһәре педагоглары актив катнашты. Кунакларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде. Семинарда катнашучылар татар теле буенча шөгыль фрагментларын карадылар, шулай ук семинар темасы буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класслар күрсәттеләр, УМК буенча үзләренең авторлык уеннарын тәкъдим иттеләр. Семинар җылы, эшлекле  шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International