"И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе"ндә тикшерү

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча НД һәм ПР районара бүлегенең өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхан улы учреждение хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктажлар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы вазыйфаи затлар белән әңгәмәләр үткәрде. Мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары: автоматик янгын сигнализациясе системасының төзеклеге,янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү системасы,дистанцион мониторинг системасы,эвакуация юлларының һәм беренчел янгын сүндерү чараларының карап торышы тикшерелде. Янгын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хезмәткәрләрнең гамәлләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International