"Солдатка хат" акциясе

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

"Җәлил гимназиясе"ндә тәрбия буенча директор киңәшчесе Е.Р. Граханцева инициативасы белән укучылар "Солдатка хат" акциясендә катнашалар. Үзләренең хатларында балалар алгы сызыкта торучыларга, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклаучыларга ярдәм сүзләрен әйтәләр. Укучылар аларга гади һәм бик җылы, ихлас сүзләр, шулай ук кече ватаннарына тизрәк кайту теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International