Күтәмәле мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватан сакчысын котла" патриотик акциясенә кушылдылар. Акция махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның рухын күтәрү һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Балалар үз куллары белән открыткалар ясадылар.
Безнең открыткалар бәйрәм алдыннан солдатларга үзләренең иң якын кешеләреннән, туган җирләреннән яхшы хәбәр булыр дип өметләнәбез.