Икенче кече группада күңелле физкультура. Максат: кече яшьтәге балаларда физик күнегүләр һәм хәрәкәтчән уеннар белән кызыксыну тәрбияләү, сәламәтлекне ныгыту. Бурычлар: физик сыйфатларны үстерү: җитезлек, тигезлек, күз үлчәү, игътибарлылык. Шулай ук балаларда кызыксыну һәм җиңүгә ирешү теләге уяту. Дәрес уен формасында узды, бу балаларга бик ошый.