Авылыбыз фельдшеры Борисова Р.Д. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылары алдында чыгыш ясады.

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Авылыбыз фельдшеры Борисова Р.Д. Ләке мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясады. Ул бүгенге көн яшүсмерләренең электрон тәмәкегә, энергетикларга тартылуын, алкоголь эчемлекләр һәм аларның бала сәламәтлегенә зыян китерүен аңлатты. Шулай ук укучыларның телефонга бәйлелегенә дә тукталды. Мобиль бәйлелек стреска, депрессиягә, борчылуга, йокысызлыкка, үзеңне хөрмәт итмәүгә, кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә проблемаларга китерергә мөмкин. Социаль челтәрләргә бәйлелеккә дә тукталды. Болар барысыда бала организмына зур зыян салуны ассызыклады.

 Һәрберебезнең сәламәтлеге үз кулыбызда! Күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга кирәк! Сәламәт булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International