Сарман муниципаль районы Советының XXVI утырышы

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

        Бүген IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XXVI утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Рафинант улы Мостафин катнашты.

         Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

         Фикер алышуларда Сарман муниципаль районы Советы депутаты, “Агрокөч” акционер җәмгыятенең “Вахитов” җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхеразиев , шәһәр тибындагы Җәлил поселогы башлыгы Рәфыйк Кәримов , Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева чыгыш ясадылар.

         Аннары сүзне сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевка бирделәр.

         Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров таныштырды.

         Утырыш азагында дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International