Терлекчелек комплексында булдылар

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген эш сәфәре кысаларында Сарман районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәмм улы Салихов килделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында мәртәбәле кунаклар яңа терлекчелек комплексы эше белән таныштылар.

Комплекста алдынгы җайланмалар бар, алар ашатудан алып ветеринария хезмәте күрсәтүгә кадәр барлык процесслар белән дә нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә. Терлекләрне тоту шартларына аерым игътибар бирелә, моңа инфраструктурага һәм технологияләргә шактый инвестицияләр юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International