Бөек Ватан сугышы ветераннарына «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырылды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә районда ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши: Илексаз авылында –100 яшьлек Шәрипҗан абый Әхмәтҗанов, Куҗак авылында-Габделәхәт абый Исмәгыйлев.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов белән бергә Ватанны саклаучылар елы кысаларында ветераннарга «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен, шулай ук ветераннарга «Сарман муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International