5 нче февральдә Сарманда "2024 нче елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 нче елга бурычлар турында" Сарман муниципаль районы Советы утырышы узды. Утырышта төрле учреждениеләрдән күргәзмәләр тәкъдим ителде. "Җәлил гимназиясе" нең Бөек Ватан сугышы вакытында үз гомерләрен биргән сугышчыларга багышланган күргәзмәсен иң яхшыларның берсе дип атап була. Гимназия укучылары баянга музыкаль композиция башкардылар һәм Муса Җәлилнең "Сагыну" җырын җырладылар. Күргәзмә Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тулуга багышланган иде.