Кичә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Руслан Гаджиев Сарман муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутатка авыл юлларын ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре керде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә депутат тарафыннан эшкә алынды, консультацияләр бирелде. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.