Безнең мәктәпнең яшь армиячеләре «МХО яклаучысын котла» патриотик акциясендә катнаштылар. Солдатка котлау хаты язу балалар өчен бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Малайлар һәм кызлар россия солдатларына рәхмәт белдерделәр, чын Ватанны саклаучылар белән горурлануларын һәм аларның тизрәк өйләренә кайтуларын теләп яздылар.