Салкыннан куркып, күпләр саф һавада йөрүләрен оныта. Ә юкка! Галимнәр табигатьтә кышкы сәфәрләрнең кешенең игътибарына һәм хәтеренә, гомуми хәленә, йөрәгенә һәм үпкәләренә уңай йогынты ясавын исбатладылар.
Кышкы урманда гадәттән тыш тынлык, һавада сафлык һәм чисталык хөкем сөрә. Балалар класс җитәкчеләре белән саф һава суладылар, туган авылларының табигате матурлыгына сокландылар.
Кышкы урман шундый матур, вакыт сизелми үтеп китте. Балаларның бу тылсымлы әкият белән саубуллашырга да теләмәделәр. Яхшы кәефтә, күп көннәргә алга күтәренке кәеф алгач, балалар өйләренә таба киттеләр. Чаңгылар астында кар шыгырдый башлады. Ә балаларның алсу битләреннән сәяхәтнең бик шәп барып чыкканлыгы күренеп тора иде!