СВО солдатлары өчен "Татлы бүләк" акциясе

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Җәлил гимназиясе"ндә «СВО зонасында булган солдатлар өчен» "Солдатка бүләк" акциясе уза. Акциядә гимназиядә укучылар һәм аларның ата-аналары, педагоглар, яшь армиячеләр, Россия бөркетләре катнашты. Мондый акция нәтиҗәсендә без солдатларга үзебезнең җылылыкның бер өлешен бирә алырбыз дип өметләнәбез. Безнең тәм-томнар белән яшь сугышчыларга туган йорт хуш исе киләчәк. Әлеге акциягә җавап биргән һәм актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Катнашуыгыз, актив тормыш позициясе һәм хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International