«Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»-«Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе» филиалында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тарих атналыгы.

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2025 елның 3 февраленнән «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»-«Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе» филиалында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тарих атналыгы башланды. Тарих атнасы-укытуны оештыруның төп программа курсы белән бәйле булырга, аны тирәнәйтергә, тулыландырырга һәм шуның белән укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрергә, аларның үсешенә ярдәм итәргә, дөньяга карашларын киңәйтергә тиешле формаларының берсе. Тарих укытучысы Р.Ш. Галиева Бөек Ватан сугышы елларында солдатларның Сталинград (хәзерге Волгоград) шәһәрен фашист илбасарларыннан саклавы турында сөйләде. Укучылар шулай ук мөһим терәк пунктына әйләнгән «Павлов йорты» ның оборонасы турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International