Сарманга иң оста көрәшчеләр җыелдылар

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Сарманның «Айтуган» спорт залында СССРның спорт остасы, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Гәрәев Хаҗип Хаҗи улы истәлегенә татарча көрәш буенча республика турниры үтә.

Катнашучыларны Габдрәхим-хәзрәт, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры, Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы Марсель Таһиров, Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин, Хаҗип Гәрәевның энесе Халит Гәрәев сәламләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта маталарда — көрәшнең иң кызган чагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International